Рәссам булудан тыш Бакый Урманче шигырьләр дә язган.
Перформанс операсы аның 7 шигыренә язылган. Тамашада музыка, балет, тән – барысы да классик.
««Бакый» музыкасы хор өчен акапелла итеп язылды. Бу эштә минем төп таянычым, әлбәттә, Бакый Урманче шигърияте иде. Әсәрне мин аның тирән фәлсәфи лирикасы тәэсирендә иҗат иттем», - диде композитор Эльмир Низамов «Бакый» хор картиналары турында.

Операны Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры башкара.
Перфоманс беренче тапкыр Әлмәттә узган «Аваздаш» фестивалендә күрсәтелгән иде. Ноябрь аенда узган «Аваздаш» фестивале турында тулырак монда укы.

Әйләнеп торучы түгәрәк зур булмаган сәхнәдә тулысынча гипс белән капланган перформер биюен күрергә теләүчеләр өчен спектакль 22 февраль көнне 19:00 сәгатьтә Казан сынлы сәнгать училищесында күрсәтеләчәк.
Билетлар: https://arkadash.tatar/
Нет комментариев