ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә намаз укымаган кеше ураза тота аламы икәнен аңлаттылар.
Рамазан аенда ураза тоту намаз укымый торган мөселманнар өчен дә мәҗбүри. Бу хакта Казан казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге башлыгы Булат Мөбәрәков хәбәр итте.
«Кеше намаз укымаса да, ураза мәҗбүри кала дигән фәтва берничек тә намаздан баш тартуны хупламый. Ул бары тик намаз укымау ураза тоту бурычыннан азат итмәвен раслый», – дип язган Мөбәрәков үзенең телеграм-каналында.
Нет комментариев