«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Нурбәк Батулланың үзе катнашмаган беренче перформансы - Камал сәхнәсендә

Балбаллар - мең еллар далаларда хәтер саклап торган таш сыннар. Аларның кайчан һәм ни өчен ясалганын әйтү кыен. Тик серле сыннарның бабаларыбызның җанын сакла торалар дигән фараз бар.

Тарих: Әрвахларның рухы шат булсын һәм алар онытылмасын өчен балбаллар тирәсендә мәҗлесләр уздырылган диләр. Андый мәлләрдә кеше көч туплый, үз нәселенең ярдәмен тоя. Һәр хәрәкәттә, һәр тында әрвахлар белән бәйләнеш. Бию – йолага, тавыш – дәшү чыңына, яктылык – галәмнәр арасындагы чиккә әверелә. 

«Үлемне фаҗига итеп кабул итәбез. Балбаллар тарихын өйрәнгәннән соң безнең бабалар үлемне киресенчә кабул иткәннәрдер дигән фикер килде. Мине балбаллар турында бу версия илһамландырды. Үлемгә башка төрле мөнәсәбәтне, мәҗлес аша әрвахлар белән элемтә коруны күрсәтәсем килде», – ди спектакль турында режиссер Нурбәк Батулла.

«Balballar»ны Камал театрының универсаль залында 19:00 дә 5 и 6 февраль көннәрендә карап булачак.

Хореограф – Нурбәк Батулла, композитор – Ислам Вәлиев, скульптор – Әлфиз Сабиров. Ут буенча рәссам – Эмиль Авраменко. Костюмнар буенча рәссам - Алиса Гулканян.
«Балбаллар» быел беренче тапкыр Әлмәттә узган «Аваздаш» фестивалендә куелган иде. Фестиваль һәс сектакль турында монда укы.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое