«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Җомга көнне эш сәгатен киметерергә мөмкиннәр. Хатын-кызлар өчен.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов хатын-кызлар өчен җомга көнне 2 сәгатькә кыскартырга тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, бу чара бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булырга тиеш. Шәхси компанияләр өчен эш көнен кыскарту тәкъдим итү характерында булырга мөмкин, дип саный вице-спикер.

Шул рәвешле, әлеге проект Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка тәкъдим ителгән.

"Хатын — кызлар өчен уртача хезмәт хакы сакланып, ике сәгатькә кыскартылган эш җомгасы булдыру инициативасын каравыгызны сорыйм.  Эш сәгатьләре күбесенчә хатын — кызларның икътисади активлыгы арту хисабына артты: 2022 ел белән чагыштырганда, аларның эш атнасы 27 минутка, ир — атларның дүрт минутка гына артты", - диелә хатта. 

Вице-спикер сүзләренчә, хатын-кызлар өй эшләренең күбесен дәвам итәләр һәм балаларны карыйлар, бу көненә алты сәгать вакытны ала.

2023 елның мартына Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, хатын — кызлар Россиядә барлык эшче көчнең 49 процентын тәшкил итә, ә бу дөнья практикасында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Ә FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәренең аналитик хезмәте мәгълүматларына караганда, узган елның беренче кварталында Россиядә эш атнасының озынлыгы соңгы ун елда иң югары ноктага җиткән, 38 сәгать 30 минутка кадәр арткан, дип искәртә Чернышов.

чыганак: Шәһри Казан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое