«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары дәвам итә

Татарстанда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары дәвам итә.

Чараны оештыручылар хәбәр итүенчә, чемпионатның төбәк этабы 13 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул 17 ноябрьдә башланган иде. Ярышлар республиканың 23 районы һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәгендә уза.

Чемпионат төп яшь категориясендә 234 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 118 компетенция буенча үткәрелә. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, һөнәри осталык чемпионатлары яшь белгечләргә яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача һәм гомумән төбәк икътисадын үстерергә ярдәм итә.

Нәкъ менә чемпионатлар һәм ярышлар вакытында республикабызның киләчәген формалаштыручы һәм Татарстанның инновацион технологияләр һәм заманча һөнәрләр үзәге буларак абруен ныгытучы иң яхшы кадрлар ачыклана», - дип саный министр.

Гомумән алганда, чемпионатта 6 меңнән артык кеше катнашачак: конкурсантлар, экспертлар, мәйданчыкларның техник администраторлары һәм волонтерлар.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое