Ирада Әюпова «Пушкин картасы»на китаплар сатып алу мөмкинлеген кертергә тәкъдим итә.
«Пушкин картасы» ның функционалын китаплар сатып алу өчен киңәйтергә кирәк. «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумында ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова шундый фикер белән уртаклашты.
Аның сүзләренчә, укучылардан картаны куллануның яңа вариантын кертү турында сораулар килә.
«Бу, мөгаен, чыннан да кирәк. Анда оештыру мәсьәләләре бик күп, әлеге проект кысаларында гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителгән исемлекләр булырга тиеш», - диде министр.
чыганак: ТАТМЕДИА телеграм-каналыннан тәрҗемә
Нет комментариев