«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«ПушкинФЕСТ»: һөнәрчелек ярминкәсе, концертлар, гаилә спектакльләре һәм мастер-класслар...

1-6 июньдә Казанда «ПушкинФЕСТ» V рус мәдәнияте фестивале узачак.

Шәһәр халкын һөнәрчелек ярминкәсе, концертлар, спектакльләр һәм мастер-класслар көтә. Чаралар программасы шагыйрьнең тууына 225 ел тулуны һәм Гаилә елын истә тотып төзелгән. «ПушкинФЕСТ» ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәмендә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла, дип хәбәр ителә kzn.ru сайтында.

Фестиваль 1 июньдә «Черек күл» паркында ачыла. Чаралар Александр Пушкинга һәм халык мәдәниятенә багышлана. Шәһәр халкы өчен мастер-класслар, уеннар, шулай ук этник музыка белән һөнәрчелек ярминкәсе оештырылачак. Көннең төп вакыйгалары – «Смотрины на Красной Слободе» яшьләр проекты финалы, «До чего хорошо то» фольклор ансамбле концерты һәм бию кичәсе.

2 июньдә паркта Александр Пушкин чоры биюләре буенча мастер-класслар үтәчәк. Ретромәйданчыкта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәдәният үзәгенең тынлы уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак, ә программаның кульминациясе La Primavera камера оркестры, «Гармония» камера хоры, ТРның атказанган артисткасы Юлия Җиһаншина һәм башка башкаручылар катнашында «Чувства добрые я лирой пробуждал» концерты булачак.

3 июньнән 5 июньгә кадәр казанлыларны һәм шәһәр кунакларын А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Лукоморье» һәм «Сказки о золотом петушке» гаилә спектакльләре, күргәзмәләр, лекцияләр, шулай ук учреждениенең биш еллыгына багышланган концерт көтә.

«ПушкинФЕСТ» 6 июньдә шагыйрь һәйкәле янында тантаналы очрашу белән тәмамлана.

Фестивальнең барлык чараларына да керү ирекле, әмма кайберләренә теркәлү сорала.

Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое