Бүген Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыков журналистлар һәм блогерлар белән очрашты.
Биредә ул министрлык эшчәнлегенең еллык уңышлары һәм алга таба тормышка ашырылачак планнар хакында сөйләде.
Министр яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлешендә Россия төбәкләре рейтингында Татарстанның беренче урын алганын ассызыклап узды:
«Бу безнең өчен зур казаныш. Без Татарстанның ил күләмендә яшьләр сәясәте нигезе булуын тагын бер кат расладык. Республикада гамәлгә ашыра башлаган проектлар федераль дәрәҗәгә күчеп бара», — диде ул.
Моңа «Регион для молодых» Россиякүләм конкурсының ачык мисал булып торганын билгеләп үтте Ринат Садыков. Әлеге бәйгенең асылы — субъектлар яшьләр үзәкләрен ремонтлау өчен грант ота ала.
Татарстан инфраструктура буенча регионнар арасында лидерларның берсе булып тора. Ел саен 3 млрдтан артык акча яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре һәм балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау өчен бүленеп бирелә.
Соңгы елларда муниципаль белем бирүгә күп игътибар бирелү хакында министр тарафыннан бәян ителде. Мәсәлән, хәзерге вакытта шәһәр тибындагы бистәләр — Васильево һәм Балык-Бистәсендә яшьләр үзәкләре төзеләчәге турында да әйтелде.
Яшьләрне борчыган проблемаларның берсе — яшәү урыны. Очрашуда яшь гаиләләрнең үзләренең тору шартларын яхшырту өчен субсидия алырга мөмкинлекләре булганы хакында да сөйләнелде.
Шулай ук авыл эшләрендә хезмәт куючы яшьләргә кагылган яңалыклар да яңгырады.
Очрашу азагында Ринат Садыков катнашучыларны кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирде.
Нет комментариев