Казан 8 Март бәйрәмендә торак арендалау буенча илнең өч лидер шәһәре исәбенә керде
Россия буенча 7-9 март көннәренә торак арендалауга ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 40 процентка арткан. Казан бу күрсәткечтә илнең иң популяр өч шәһәре эченә кергән.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, бәйрәм көннәренә торак броньлауның иң популяр юнәлешләре арасында Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан беренче урыннарда бара.
Бәйрәм көннәрендә торак арендалауның уртача бәясе тәүлеккә 5 мең сум тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, россиялеләр 8 Март бәйрәменә сәяхәтләрне актив планлаштыра.
чыганак: Вести Татарстан
Нет комментариев