Казанда беренче тапкыр «Сабантуй сылуын» сайлаячаклар.
«Сабантуй сылуы» бәйгесенең гариза кампаниясе старт алды. Анда 18 яшьтән алып республика хатын-кызлары катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Конкурс ике этапта узачак: сайлап алу туры — 12 июньдә, финал 23 июньдә була. Сайлап алу булганнан соң бәйгедә катнашучыларны мөгаллимнәр укытачак. Аларга иҗади номерлар булдыруда ярдәм итәчәкләр, дефиле һәм ораторлык осталыгына өйрәтәчәкләр, фотосессия оештырачаклар. Бәйгенең финалы Сабантуй көнне, 23 июньдә, Казанның Совет районы мәйданчыгында — Дәрвишләр торак массивының каенлыгында була», — диелә хәбәрдә.
Нет комментариев