«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Сак булыгыз! Түбәләрдән кар төшә

Рөстәм Миңнеханов республикада түбәләрне карап тотуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык җаваплы хезмәтләргә түбәләрне карап торуны контрольгә алуны көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Күп кар яву нәтиҗәсендә түбәләр ишелү куркынычы артты. Республика рәисе билгеләп үткәнчә, вәзгыять прокуратураның катгый күзәтүе астында һәм барлык хокук бозучылар закон нигезендә җәза алачак», – дип хәбәр итте Галимова.

Бүген Яшел Үзәндә кар аркасында 500 квадрат метр мәйданда склад түбәсе ишелде. Нәтиҗәдә хатын-кыз зыян күргән, хастаханәгә озатылган.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое