2-3 декабрьдә «Московский» концертлар залында Илһам Байтирәкнең Салих Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «СӘРВИНАЗ» балеты күрсәтелә.
Болгар балетын кую идеясе Салих Сәйдәшев һәм Гай Таһиров тарафыннан ерак һәм катлаулы 1948 елда туа. Беренче исеме – «Гөлнара» була. Балет ике яшь кешенең Идел буе Болгары чорындагы фаҗигале мәхәббәте турында сөйли, әмма ул вакытта бу вакыйгага сәхнәгә чыгарга насыйп булмый, чөнки балетны тыйганнар, ә музыкасын яшергәннәр. Сакланып калган материаллар нигезендә 2002 елда композитор Илһам Байтирәк заманча музыка теленә туры килә торган яңа балет иҗат итә. Балетның оригиналь музыкасындагы өзекләрдән тыш, Байтирәк Сәйдәшевнең башка көйләрен дә, шулай ук Кырым татарларының халык җырларын һәм шәрык музыка фольклорының башка үрнәкләрен дә куллана.
Кызганыч, 2002 елда спектакль кабат сәхнәдә яшәп китми. Хореография училищесы һәм балетмейстер Сания Хантимирова көче белән балетны тормышка ашырырга бик көчле һәм әһәмиятле омтылыш була һәм шуның аркасында куелыш өчен барлык кирәкле материаллар бар. Илшат Хәлиуллин балетмейстер Сания Хантимерова белән берлектә яңартылган либреттоны, ә костюмнар һәм рәсемнәрне рәссам Рушан Шәмсетдинов иҗат иткән.
Беренче концерт, яңа редакция барлыкка килгәннән соң 20 ел узгач, 2024 елның декабрендә Солтан Габәши, ә соңыннан 2025 елның августында «Печән базары» фестивалендә һәм сентябрьдә милли музыка оркестрының 4 сезоны ачылышында куела. 2 һәм 3 декабрьдә Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышланган премьера кичәләре булачак. Балет «Сәрвиназ» дип аталган тулы канлы куелышта узачак.
Команда:
Проект җитәкчесе – Сәидә Кадыйрова – Казан хореография училищесын тәмамлаган, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты.
Балетмейстер-куючы – Мочалова Нинель – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог-репетиторы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының элеккеге солисты.
(Шулай ук хореографик текстны Нинель Мочалова җитәкчелегендәге Казан мәдәният институты студентлары куя)
Хореограф – куючы – Рафаэль Мустяков – «Яз» халык бию ансамбле җитәкчесе, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты.
Режиссеры – Булат Гатауллин – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Алтын битлек» милли премиясе лауреаты.
Куючы дирижер – Айдар Ниязов – милли музыка оркестрының дирижеры, композиторы, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры.
Нет комментариев