«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Шәриф Камал премиясе-2024 лауреатлары исеме билгеле

Бүген, 31 май, Шәриф Камал исемендәге дәүләт премиясе-2024 лауреатларын игълан иттеләр.

Менә алар:

«Әдәби тәрҗемә» юнәлешендә — Җәмил ШӘРӘФЕТДИНОВ.

«Проза» юнәлешендә — Ильяс ХАҖИЕВ, Әмир ФӘРХУЛЛИН.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия -  2020 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты гамәлгә куйган премия. 

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Дания Заһидуллина бәйгегә килгән эшләр хакында сөйләп узды:

—     Бу конкурс бүген татар яшьләре арасында, татар дөньясында сәләтле, каләмле, теле булган һәм Шәриф Камал кебек зәвыклы язучының премиясенә дәгъва итә торган яшьләрнең күп булуын күрсәтә. Дүртенче ел шушы бәйгегә бирелгән эшләр ике юнәлешкә карый. Берсе — Шәриф Камал кебек психологизм алымы ярдәмендә тормыштагы бик матур, гади күз белән күренми торган үзгәрешләрне үзәккә куеп язылган классик традицион хикәяләр. Шулар янәшәсендә икенче зур юнәлеш – яңалык яклылар, новаторларның иҗаты, - диде үзенең чыгышында галимә.

Ильяс ХАҖИЕВ (КФУ студенты):

—    Бәйгедә мин яңа исем түгел: ике ел рәттән кызыксындыру бүләгенә ия булдым. Бүгенге уңышым – адымнар ясап барган җиңү. Мин, эшләрне тапшыруга 2 көн кала, әзер хикәямне ошатмыйча, гомумән икенче төрлене яздым. Дөресен генә әйткәндә, әсәремнең темасы ирекле: премиягә ия булырмын дип уйламаган идем. 

Җәмил ШӘРӘФЕТДИНОВ (РИУ, КФУ студенты):

—    Конкурста икенче тапкыр катнашам. Шәриф Камалның «Ике яхшы» әсәрен бер атна эчендә төрек теленә тәрҗемә иттем. Шуны әйтәсем килә: хикәя тәрҗемә итү һәм аңлар өчен авыррак иде. Бәйгедә катнашуымның максаты җиңү яулау гына түгел, ә сәләтле яшьләр белән дә танышу иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое