«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Себер йолдызы-Татар егете»-2026 бәйгесенең катнашучылары билгеле

Төмәндә «Себер йолдызы – Татар егете» бәйгесенең сайлап алу туры узды.

Жюри финалга үткән 14 катнашучыны билгеләде. Бәйгенең финалы 11 апрельдә Тимерьюлчылар мәдәният сарае сәхнәсендә узачак.

Быел оештыру комитеты Себер федераль округының 6 шәһәреннән якынча 50 гариза кабул итте. Төмән һәм Төмән өлкәсе бистәләреннән тыш, кастингта Тубыл, Ялутор, Новосибирск, Красноярск, Сургут шәһәрләреннән яшьләр катнашты. Кайберләре бәйгегә гаризаны беренче тапкыр гына түгел, кабаттан җибәрде.

Сайлап алу туры 52 нче мәктәп мәйданчыгында үтте. Катнашучылар үзләре белән таныштырып, иҗади номерларын тәкъдим итте. 

Катнашучыларны сәламләп, Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров яшьләрнең кыюлыгын билгеләп үтте:

– Дөньяда күп төрле кешеләр яши. Шулар арасыннан беренче адым ясаучылар бар һәм алар бик сирәк. Алар беренче укый, беренче эшли, беренче аңлый башлый. Шул татар яшьләре арасыннан – сез беренчеләр. Бу сәхнәгә чыгу белән сез инде җиңдегез. Татарлыкның байлыгын, киңлеген аңлап, картайган көннәрегезгә кадәр алдынгылар булып яшәвегезне телим, – диде ул.

Жюри катнашучыларның туган телне яхшы белүен ассызыклады. Бәйгедә катнашучыларның күбесе татарча иркен сөйләшә. Егетләр һәм кызлар дин һәм милли мәдәният буенча яхшы белем күрсәтте, катлаулы сорауларга да кыю җавап бирделәр. Кайбер катнашучылар жюри белән онлайн форматта аралашты.

Вероника Бикмулина, 2026 елның финалисты: Мин һава гимнастикасы белән шөгыльләнәм һәм, миңа калса, мин бу юнәлешне татар яшьләре арасында популярлаштыру юлын таптым. Мин номерларны татар музыкасын кулланып куям, сәхнә костюмына милли элементлар өстим. Бүген нәкъ менә шундый номерны әзерләдем.

Иҗади номерлар этабында катнашучылар театраль чыгышлар тәкъдим итте, вокал, бию һәм спорт юнәлешләрендә сәләтләрен күрсәтте, шигырьләр, шул исәптән җирле авторлар әсәрләрен дә, сәнгатьле итеп укыды.

2026 елгы финалистлар: Таймас Абдразаков, Әмин Бабшанов, Салават Ваһапов, Рөстәм Зыятдинов, Роберт Сабиров, Эльдар Сабитов, Салават Сәитов, Альбина Әхәтова, Вероника Бикмулина, Лилия Джаббарова, Элина Кангазина, Зөлфия Курманбакиева, Язгөл Ногуманова, Эмилия Тилимбаева.

Алда катнашучыларны бер айлык әзерлек һәм шәһәр читендәге лагерьда 10 көнлек интенсив программа көтә. Дәресләр арасында – татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы, ислам нигезләре, хореография, дефиле, актерлык осталыгы, психолог белән очрашулар. Буш вакытта финал тамашасына иҗади номерлар әзерләнәчәк.

Төмән өлкәсе татар конгрессы әлеге бәйгене 2008 елдан бирле үткәрә. Бу вакыт эчендә анда 900дән артык кеше – катнашучылар һәм финалистлар – көч сынашты. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» проектлары Урал артындагы татар яшьләре өчен иң масштаблы мәдәни проектларның берсе булып тора.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое