29 гыйнварда Татар китабы йортында Һади Такташка һәм Хәсән Туфанга багышланган шигъри слэм булачак.
Шигъри слэм — шагыйрьләр арасында уза торган иҗади ярыш. Бу — академик булмаган мохиттә туган ирекле, тере шигърият.
Слэм музейда булачак һәм анда 15 шагыйрь чыгыш ясаячак. Һәр катнашучыга үз шигырьләрен уку өчен 3 минут вакыт бирелә. Катнашучыларны залдагы тамашачылар ике критерий буенча бәяли: беренчесе — чыгышның сыйфаты, икенчесе — текстның сыйфаты. Иң күп балл җыйган 4 шагыйрь финалга чыга. Барлык этаплар буенча иң күп балл җыйган шагыйрь җиңүче була.
Шагыйрьләр, иҗатчылар игътибарына: катнашу өчен гариза формасын 22 гыйнварга кадәр тутырасы.
Сайлап алынган катнашучыларның исемлеге социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Җинүчегә Татар китабы йортыннан махсус бүләк тапшырылачак! Катнашучыларның сайлап алынган шигырьләреннән зин да нәшер ителәчәк.
Нет комментариев