«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Ш.Камал исемендәге әдәби премиягә эшләр быел июль аенда ук кабул ителә башлый

Ш.Камал әдәби премиясенә дәгъва итүчеләр арасында бәйге 2020 елдан башлап уздырыла.

2021 елның февралендә беренче премия тапшырылды. Шул рәвешле, мәсәлән, 2023 елның 28 февралендә 2022 ел өчен бүләкләр тапшырылды.

Сүз уңаеннан, 2025 елда тапшырылачак әдәби премиягә эшләрне быел июль аенда ук кабул итә башлыйбыз: гаризаларны һәм әдәби әсәрләрне, тәрҗемәләрне kamalpremiyese@yandex.ru почтасы аша җибәрергә була. Бәйге декабрь аена кадәр барачак.

Быел бәйгедә барысы 40лап дәгъвачы бар иде, финалда 26 проза әсәре һәм 12 тәрҗемә каралды.

Катнашучылар санына караганда, эшләрнең сыйфаты үсә. Елдан-ел җиңүчеләрн билгеләү авырлаша, өстәмә номинацияләр булдыруга ихтыяҗ бар. Шунысын да искәртергә кирәк: Шәриф Камал әдәби премиясе — 14–30 яшьтәге авторлар өчен акчалата бүләк тапшырыла торган сирәк бәйгеләрнең берсе. Безнең премиядә 1-2-3 урыннар да була алмый, бу да аның бер үзенчәлеге. Шуңа без иң-иңнәрне генә билгели алабыз. Әмма шундый дәрәҗәле премиягә әсәрен җибәргән, зур сынау һәм тикшерүгә әзер булган һәр катнашучы мактауга һәм хөрмәткә лаек, диелә хәдәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое