Фестиваль 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
25 июньдә Казанда «Шомбай-fest» фестивале старт ала. ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры инициативасы белән гамәлгә куелганнан бирле бишенче мәртәбә үткәрелә, дип хәбәр итә Татар-информ
«Фестиваль кысаларында театр үзенең юбилеен да уздырачак. «Әкият» татар дәүләт курчак театры быел 90 еллыгын бәйрәм итә», – дип искәртте фестивальгә һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театрының яңалыкларына багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Безнең быел юбилейлар елы: театрга – 90, фестивальгә – 5, театраль лабораториябез дә биш мәртәбә узды», – дип сүзгә кушылды Илгиз Зәйниев. Быел Илгиз Зәйниевның курчак театрына сәнгать җитәкчесе итеп куелуына да 5 ел була.
Фестиваль дәвамында 14 спектакль күрсәтеләчәк. Казанга Беларусь һәм Азәрбәйҗан театрлары да килә. Оештыручылар тамашачыны фестиваль спектакльләрен карарга чакыра.
Нет комментариев