«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Студентлар көне уңаеннан «УНИКС»та грандиоз бәйрәм

26 гыйнварда Казан федераль университеты Студентлар көнен билгеләп узачак.

Бәйрәм тарихы:
Татьяна көне, ягъни 25 гыйнвар, Россия студентларының бәйрәме билгеләп үтелә. Бу дата Татиана (Татьяна) Римская исеменә бәйле. Ул чиркәүгә ихлас хезмәт итүче, авыруларны караучы булган. Римда христианнарны эзәрлекләү чорында, Татиана әтисе белән бергә 25 гыйнварда (иске стиль буенча 12 гыйнварда) җәзалап үтерелгән.

 

1755 елның 25 гыйнварында, патшабикә Елизавета Петровна Мәскәү университетына нигез салу турында боерык имзалый. Шуннан соң бу дата студентлар көне булып рәсмиләшә.

26 гыйнварда Казан федераль университетының «УНИКС» залында студентлар тормышының иң көтеп алынган вакыйгасының берсе – Студентлар көне узачак. Бу көн студентлар өчен күңел ачу һәм үз сәләтләрен күрсәтү өчен шәп мөмкинлек булачак. Концерт – яшьлеккә, дуслыкка һәм иҗатка багышланган, ул яңа семестрга рухи һәм эмоциональ яктан әзерләнү өчен кйч өстиячәк. 

Бәйрәмнең башлану вакыты 16:30, һәм ул «УНИКС»ның Зур залында узачак. 
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое