«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тәкъдим: Татарстанда да түләүле трассалар кемнәр өчен бушлай булырга мөмкин?

Дәүләт Думасы депутатлары «Гадел Россия» фракциясеннән күп балалы гаиләләрне һәм инвалид гражданнарны федераль түләүле автомобиль юллары буенча бушлай йөрү мөмкинлеге белән тәэмин итүне тәкъдим итте.

Инициатива демографияне үстерү һәм социаль яклау чараларын киңәйтү максатларына юнәлдерелгән. Авторлар фикеренчә, әлеге адым зәгыйфь категорияләргә керүче гражданнарның финанс йөкләнешен киметергә һәм юл хәрәкәте иминлеген арттырырга мөмкин.

Тиешле мөрәҗәгать Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Андрей Никитин исеменә юлланган. Инициативаны Дәүләт Думасындагы «Гадел Россия» фракциясе лидеры Сергей Миронов һәм профильле комитет җитәкчесе Яна Лантратова әзерләгән.

РИА Новости белән әңгәмәдә Сергей Миронов партиянең түләүле юлларда ташламалар кертү идеясен күптән яклавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, күп балалы гаиләләр һәм инвалидлар өчен мондый ташламалар җәмәгать транспортында инде гамәлдә, шуңа күрә аны шәһәрара юлларга да киңәйтү логик адым булыр иде.

Комитет вәкилләре билгеләп үткәнчә, инициатива гражданнарга йөкләнешне киметү белән беррәттән, бушлай трассалардагы хәрәкәтне дә оптимальләштереп, юл куркынычсызлыгына уңай йогынты ясарга мөмкин.

«Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое