«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Талпаннар иң еш кадала торган районнар

Бүгенге көндә белгечләр 33 талпанны тикшергән, аларның берсе боррелиозлы булып чыккан. Шул ук вакытта республика халкы арасында талпан инфекцияләрен йоктыру очраклары теркәлмәгән.

 Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә, талпан кадалган 437 кеше медицина оешмаларына мөрәҗәгать итте. Узган ел мөрәҗәгать итүчеләр саны 1548, ягъни 3,5 тапкырга күбрәк булган.

437 очракның 15е – читтә талпан эләктереп кайтучылар. Татарстан халкының 65 проценты талпанны — урманнарда, 17 проценты бакчада ял иткәндә эләктергән.

Иң күп талпан кадалу очраклары Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, шулай ук Алабуга һәм Бөгелмә районнарында теркәлгән.

«Интертат»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое