7 майда режиссер Алинә Насыйбуллинаның «Шүрәле» дебют фильмы прокатка чыга.
Бу хакта «Вольга» кинопрокат компаниясе хәбәр итә. Хәбәргә караганда, картинаның сюжеты татар фольклоры белән бәйле.
Төп рольләрне Алинә Насыйбуллина үзе һәм Максим Матвеев башкарган. Фильмның премьерасы 48 нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Рус премьералары» конкурсы кысаларында узачак.
Фильмда Рузил Миңнекәев, Сергей Гилев, Хаски, Роман Михайлов, Геннадий Блинов, Евгений Сангаджиев һәм башка актерлар төшкән.
Картинаны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан локацияләрендә төшергәннәр.
Нет комментариев