Татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең статусын күтәрүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс-семинарының сайлап алу этабы уза.
Ул 1 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бәйгенең офлайн этабы 17-20 декабрь көннәрендә булачак.
«Татар телендә үз фәнен укыткан һәм татар телен укыткан укытучыларны берләтерүче конкурс үткәрәбез. Бу конкурста без Татарстанда гына түгел, читтә яшәп тә татар телен үстерү өчен көч куючы остазларны көтәбез. Максатыбыз – бу юнәлештә эшләүче мөгаллимнәргә тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булдыру», - диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Ярыш нәтиҗәсендә төрле өлкәләрдә эшләүче остазларның булган тәҗрибәсе җыелмасы – җыентык чыгачак. Катнашучылар өчен Чувашиядә урнашкан «Батыр» базасында офлайн остаханәләр уздырылачак дип көтелә.
«Эшләрне бәяләгәндә дәресләрнең иҗадилыгына, балаларны кызыксындыра белү дәрәҗәсенә дә игътибар итәбез. Дәресләрне бәяләүче комиссия белән карап, түгәрәк өстәлләр оештырып, фикер алышып, шундый иҗади бәйрәм оештырырбыз дип уйлыйм», - диде иҗади конкурс-семинары методисты Гөлфия Габдуллаҗанова.
Конкурс юнәлешләре татар халкының бай мирасы һәм йолаларына юнәлдерелгән дәресләрнең уен рәвешендә узуы, укытучыларның белем бирүдә заманча технологияләр куллануы кебек критерийлар белән бәяләнәчәк.
Катнашучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы имзалары белән таныклыклар тапшырылачак. Бу хакта иҗади конкурс-семинары координаторы Гөлназ Гатина билгеләп узды.
«Бу укытучыларга шәхси портфолиоларын тулыландыру өчен дә әйбәт мөмкинлек. Үз дәресләрен тәкъдим иткән укытучылар махсус бүләкләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк», - диде ул.
Ул шулай ук балалар һәм укытучылар өчен булган программаның «Сәләт» яшьләр үзәге тәҗрибәсенә нигезләнүен ассызыклады.
Нет комментариев