14-16 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» акциясе узды. Без Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булып кайттык.
Быел акция X тапкыр уздырыла. Катлаулы дәрәҗәдә катнашучылар Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек язды.

«Тарихка кайтсак, 2016 елда диктантны берничә илдә генә язганнар иде. Акциянең географиясе ел саен үсә бара. Бүгенге көндә 70 кә якын Россия Федерациясе төбәге, 30 га якын чит ил катнаша. Быел Катарның башкаласы Доха шәһәрендә дә милләттәшләребез «Татарча диктант» яза», - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, катнашучыларны сәламләп.
Быелгы 7 меңгә якын мәйданчыкның утыздан артыгы милләттәшләребез яшәгән чит илләрдә оештырылган дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
«Татарча диктант»ның төп максаты – билге кую түгел, ә халкыбызны берләштерү, телебезгә мәхәббәт, кызыксыну уяту. Акциягә битараф булмыйча, халкыбызга булган мәхәббәтне тоеп килүчеләргә рәхмәт, - диде ул, рәхмәт сүзләрен җиткереп.
«Татарча диктант – 2025» традицион рәвештә зал белән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Нет комментариев