Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көнендә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте республика гербын раслауга багышланган «Бер экспонат тарихы» проектының яңа чыгарылышын тәкъдим итте.
Видеода төп документлар: дәүләт символлары турындагы канун, Россиянең геральдик реестрында гербны теркәү турында таныклык һәм Югары Советның 1992 елның 7 февралендәге Карары күрсәтелә. Герб булдыру турында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис сөйли.
Герб идеясе филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаровныкы, рәссам Риф Фәхретдинов аны тормышка ашыра. Герб, башка дәүләт символлары кебек үк, Татарстанның күпмилләтле халкын берләштерүче символына әверелде һәм рәсми документларда һәм дәүләт органнары биналарында кулланыла.
чыганак: Вести Татарстан
Нет комментариев