«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстан яшьләре өчен яңа мөмкинлек

Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс башланды.

Проект экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау өлкәсендә эшли алачак актив яшьләрдән кадрлар резервы булдыруны максат итә. Катнашучылар берничә этап үтәчәк: белем һәм мотивацияне бәяләү, практик биремнәр, күчмә интенсив уку, киберкуркынычсызлык һәм профилактика алымнары буенча төп курс.

Иң яхшыларга стажировкалар һәм аппарат җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы биреләчәк. Бүгенге көндә ярдәмчеләр берләшмәсендә 44 кеше исәпләнә. Алар тарафыннан 23тән артык проект гамәлгә ашырылып, 8 миллион сумнан күбрәк грант җәлеп ителгән, республика буенча 1,9 меңнән артык чара үткәрелгән.

Конкурс 2017 елдан башлап ел саен үткәрелә.

18–35 яшьлекләр гаризаларын 2026 елның 18 мартына кадәр https://atmrt.ru/youngassistant сайтында калдыра ала.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое