17 апрельдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы кысаларында мәктәп укучылары өчен төрле мастер-класслар узачак.
«Казанның мәгариф учреждениеләре мәктәп укучылары һәм студентлар өчен мавыктыргыч интерактив программа әзерләде. Теләүчеләр пластик шешәләрне кулланып физик тәҗрибәләр күрсәтү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, Япон каллиграфиясе һәм оригами, «Монтаж системаларын җыю» буенча мастер-классларда катнаша алачак», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Нет комментариев