Әлеге клуб — китап укырга һәм шул хакта фикерләшергә яратучылар өчен.
Биредә татар әдәбиятының кыска жанрлары турында фикер алышырга мөмкин булачак. Беренче әсәр инде сайланган — Аяз Гыйләҗевның «Бүләк» юмористик хикәясе. Очрашу вакыты — 29 гыйнвар, 17.00, Милли китапханәдә. Керү — ирекле.
Клубның модераторлары: ТР Милли китапханә хезмәткәрләре – Фирүзә Бикбаева һәм Айсылу Шәфигуллина.

фото: ТР Милли китапханә социаль челтәре
Алар безгә әлеге идея ничек туганын сөйләде:
- Безнең татар телен популярлаштыруга үз өлешебезне кертәсебез килде. Милли китапханәбезне татар әдәбиятының бай мирасын таныту мәйданына әверелдерәсебез килә.
- Ни өчен кыска жанрны сайладыгыз?
- Безнең төп үзенчәлегебез – кыска жанрларга: хикәяләргә игътибар итү. Безнеңчә, мондый формат катнашучыларга кыска вакыт эчендә шактый күп әдәби әсәрләр белән танышырга мөмкинлек бирә, бигрәк тә зур күләмле әсәрләр укырга вакыты булмаган кешеләр һәм татар телен яңа гына өйрәнә башлаган кешеләргә уңайлы булыр дип уйлыйбыз.
- Клубта кемнәрне көтәсез?
- 16 яшьтән өлкәнрәк, татар әдәбияты белән кызыксынучы һәркем, телне ни дәрәҗәдә белүгә карамастан. Без һәркемгә шат булачакбыз.
Очрашулар нинди ешлыкта узачак?
- Әлегә айга 1 тапкыр дип торабыз.
Очрашуларда катнашучыларны ниләр көтә?
• Классик һәм хәзерге заман татар язучыларының әсәрләре белән танышып,фикер алышу
• Әсәрләрнең сюжетын, персонажларын һәм телен анализлау.
• Аралашу һәм фикер алышу өчен җылы һәм дустанә мохит.
Нет комментариев