«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстан трассаларында көчле җил

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һава торышының начараюы турында кисәтте.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген республика территориясендә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәте (Дәүләт автоинспекциясе) автомобиль йөртүчеләргә һава‑юл шартларын исәпкә алып йөрергә киңәш итә.

Инспекция тизлек режимын һәм дистанцияне саклауның мөһимлеген искәртә, ачык участокларда, бигрәк тә күперләрдә һәм киң трассаларда, җил көчле булуы мөмкин. Автомобиль йөртүчеләргә кискен узышлардан тыелырга, тизлекне киметергә киңәш ителә.

Хәвефле урыннарда сак булу, җилне алдан исәпкә алу һәм юлларда сак хәрәкәт итү — фаҗига булдырмауның төп чарасы, дип ассызыклыйлар.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое