Татарстанда хезмәткәрләргә иң зур ихтыяҗ икътисадның база секторларында күзәтелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова ел саен кадрлар кытлыгы меңнәрчә кеше белән исәпләнә торган биш тармакны атады. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Эшкәртү производствосы лидер булып калуын дәвам итә – аңа 8 меңнән артык вакансия, аннан соң мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт һәм төзелеш. Һәр өлкәдә 4 меңнән 7 меңгә кадәр белгеч кирәк.
Агымдагы елда кадрлар кытлыгын максималь төгәл бәяләү өчен 7 меңнән артык оешманы колачлау планлаштырыла.
Нет комментариев