«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанда атна ахырында җылыта

Ләкин сөенергә ашыкмыйк, моңа кадәр республикада тотрыксыз һава торышы саклана — салкын көннәр йомшаграк температуралар белән алышынып торачак.

Белгечләр юлларда сак булырга, температура үзгәрү сәбәпле бозлавык барлыкка килү ихтималын истә тотарга киңәш итә.

Синоптик мәгълүматларына караганда: бүген һәм иртәгә һава температурасы -4…-9 градус тәшкил итәчәк. Аннары көндезге күрсәткечләр 0…-5 градуска кадәр күтәреләчәк. Соңрак кабат -4…-9 градуска кадәр салкынайту көтелә. Төнлә температура -10…-12 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Якшәмбе көнне республика төньяк-көнбатыштан киләчәк циклонның җылы секторына эләгәчәк. Нәкъ шул вакытта һава температурасы нуль билгесенә якынаячак.

Сизелерлек явым-төшем көтелми. Әмма чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бераз кар явуы ихтимал. Шуннан соң һава торышы бераз тотрыклыланачак.

Синоптик сүзләренчә, җылыну кыска вакытлы кар яву белән бергә булырга мөмкин.Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткән дип яза «Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое