Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров республика районнары арасында авыл хуҗалыгы буенча алдынгыларны атады.
Бу хакта ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында сөйләде.
«Министрлык, гадәттәгечә, терлекчелек, үсемлекчелек һәм икътисад буенча нәтиҗәләрне исәпкә алып, районнардагы үсешенң биш төп индикатив күрсәткече буенча рейтинг төзеде», – дип белдерде ул.
Узган ел эш нәтиҗәләре буенча Кукмара, Әтнә һәм Балтач районнары алдынгылар рәтендә. Моннан тыш, бу муниципалитетлар алдагы елларда да алдынгы урыннарда торды, дип ассызыклады министр. Ул шулай ук Спас, Зәй, Нурлат, Балык Бистәсе, Баулы районнарының потенциалы рейтинг азагында дип уйламыйбыз, диде.
Җәббаров «Системалы эшләгәндә мөмкинлекләр күпкә югарырак була», - дип белдерде.
Нет комментариев