Бүген Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен көтелә, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Моннан тыш, җилнең секундына 15-17 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе фаразлана (тәүлекнең караңгы вакытында – шул исәптән Казанда да). Яшен вакытында җил кайвакыт секундына 20 метрга кадәр көчәячәк.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев