Татарстанда әлеге түләүгә кемнәр дәгъва итә ала, нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Көндезге бүлектә бюджет нигезендә укучы студентларга дәүләт социаль стипендиясе өлгереш күрсәткечләренә карамастан билгеләнә. Аны түбәндәге категорияләргә караган студентлар ала:
- ятимнәр һәм әти-әниләре булмаган затлар;
- уку чорында әти-әнисен яки бердәнбер әти яки әнисен югалткан студентлар;
- балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук инвалид балалар һәм I–II төркем инвалидлар;
- хәрби хезмәт узу вакытында яисә анда алган авырулар нәтиҗәсендә инвалидка әйләнгән студентлар;
- сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;
- контракт буенча кимендә өч ел хезмәт иткән, контракт вакыты тәмамлану, сәламәтлек какшау, оештыру-штат үзгәрешләре, хәрби часть шартларын бозу яки гаилә шартлары сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар;
- Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт һәм башка радиация аварияләре нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр;
- дәүләт тарафыннан социаль ярдәм алучы студентлар.
- Югары күләмдәге социаль стипендия кемнәргә каралган?
- Аерым очракларда студентларга югары социаль стипендия билгеләнә. Ул:
- ташламалы категориягә кергән, яхшы яки яхшыдан да югары өлгереш күрсәткән беренче һәм икенче курс студентларына;
- 20 яшькә кадәрге студентларга, әгәр аларның бердәнбер ата-анасы I төркем инвалид булса, бирелә.
Ничек рәсмиләштерергә?
Социаль стипендия алу өчен студентка үз уку йортындагы деканатка, профкомга яки социаль эш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук ташлама алу хокукын раслаучы документлар — белешмәләр, таныклыклар, хәрби билет һәм башка тиешле кәгазьләр тапшырыла. Социаль стипендия — матди яктан ярдәмгә мохтаҗ студентлар өчен мөһим терәк. Дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска киңәш ителә.
Нет комментариев