Бу хакта СуперДжоб эш эзләү сервисында хәбәр иттеләр.
Республикабызда иң югары түләнелә торган вакансия – табиб-акушер-гинеколог вазифасы.
Әлеге белгечләргә аена 200 мең сумнан артык хезмәт хакы бирергә әзерләр. Исемлекнең икенче урынында стоматолог-терапевтлар урын алган, алар 150 мең сумнан артык хезмәт хакына исәп тота ала. Өчлекне исә уйлап табучылар (разработчик) йомгаклый – 175 мең сум.
Бишлеккә шулай ук айти-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонт эшләре башкару участогы башлыгы (122 мең сум) кергән.
Нет комментариев