Казанның Салмачи бистәсендәге бакчада рәсми төстә Россия рекорды булып танылган кыяр үстергәннәр.
Казанның Салмачи бистәсендә тарихи вакыйга булган: биредәге бакчада рәсми төстә Россия рекорды булып танылган кыяр үстергәннәр. Кыярның озынлыгы – 93 см, авырлыгы – 2820 грамм, диаметры – 23 см.
Әлеге нәтиҗәләрне INTERRECORD рекордларны теркәү халыкара система белгечләре теркәгән һәм Россиянең рекордлар реестрына теркәлгән.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыярның үлчәмнәрен алгач, кыярны теркиләр. Әлеге рекорд моңа кадәрге нәтиҗәләрне узып киткән. Аңа кадәрге кыярларның озынлыгы 83, 85 һәм 63 см булган.
Нет комментариев