«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанлыларны нинди ял көтә?

Февраль аенда Татарстан халкы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн ял итәчәк.

Якынлашып килүче бәйрәмнәргә бәйле, Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә. Ватанны саклаучылар көне рәсми ял көне булып санала.

2026 елда 23 февраль дүшәмбегә туры килә. Димәк, биш көн эшләүче татарстанлылар өчен ял өч көн рәттән – 21 февраль (шимбә), 22 февраль (якшәмбе) һәм 23 февраль (дүшәмбе) – дәвам итәчәк .

Озын яллар алдыннан соңгы эш көне – 20 февраль, җомга – кыскартылмаячак. Бу көн бәйрәм алды көне булып саналмый, чөнки бәйрәм үзе дүшәмбегә туры килә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое