«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстанның җиде районында су белән тәэмин итү объектлары реконструкцияләнәчәк

Алексеевск районының Биләр авыл җирлегендә һәм Саба районының Иштуган торак пунктында челтәрләрне яңартуга 284 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Татарстанның җиде районында җиде су белән тәэмин итү объекты реконструкцияләнәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматта. Әлеге эшләргә 706 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Эшләрне башкару вакыты - 2026 елның 30 ноябренә кадәр. Акча Татарстан бюджетыннан бүленә. Заказ бирүче -Татарстан Республикасы Инженерлык челтәрләре баш идарәсе.

Бөгелмә шәһәренең Калинин һәм Ленин урамнарында, Алабуга шәһәренең Төзүчеләр урамында, Зәй шәһәрендә Ленин урамы, 34нче йорттан алып Рәфыйков һәм Комсомол урамнары чатына кадәрге участокта, шулай ук Балык Бистәсе районы Биектау авылында суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлауга тагын 422,4 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Моннан тыш, подрядчы алдында Минзәләдә су алу корылмаларын ремонтлау бурычы тора.«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое