«Татмедиа»да «Балаларны һәм яшьләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүне профилактикалау мәсьәләләре буенча медиада заманча алымнар» темасына семинар оештырылды.
Әлеге гаять әһәмиятле темага спикер буларак «Предательство» фильмы авторы, Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе генераль директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Андрей Медведев чыгыш ясады.
Ул башта әлеге фильмны төшерү процессы турында сөйләде, аннары яшьләр һәм яшүсмерләрнең деструктив эшчәнлеккә ничек килүләре турында фикерен җиткерде. Соңыннан спикер журналистларның, министрлык һәм ведомстволарның матбугат хезмәте вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
«Фильм күбрәк ата-аналар өчен. Аны иҗат иткән вакытта аралашкан егетләрдә аларның берсе дә бер генә китап та укымавы һәм үз-үзен үстерүгә омтылмавы гаҗәпләндерде. Бу ата – аналар җаваплылыгына керә дип саныйм», - дип белдерде Медведев.
Нет комментариев