«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Торак сатып алганда ничек алданмаска?

Торак сатып алганда мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә?

Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Росреестры белгечләре сөйләде.

Тооракны мошенниклардан саклау өчен, барыннан да элек, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына милекче катнашыннан башка килешүләрне теркәүне тыя торган язма кертергә кирәк.

Торак сатып алганчы, объект тарихын Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) актуаль Өземтә аша тикшерү һәм сатучының хокуклары канунлымы, фатирга бурыч юкмы һәм ул бердәнбер милекче булу-булмавына инану мөһим.

Өземтәнең дөреслеген Росреестрның рәсми сайтында QR-код ярдәмендә тикшерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, узган ел резонанслы булган, әмма «Долина схемасы» кебек мошенниклык очраклары Росреестр белән бәйле түгел.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое