«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

ТР Милли китапханәсендә вакансияләр ярминкәсе узачак

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган масштаблы вакансияләр ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Биредә мәшгульлек үзәге, Социаль фонд, МСЭК, Сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыгы, "Минем бизнес" үзәге белгечләреннән бушлай консультацияләр булачак. 3000гә якын актуаль вакансияләр тәкъдим ителәчәк, ә әңгәмәләрне сәгать 10:00дән 14:00гә кадәр узарга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  ярминкәдә барлык хезмәтләр бушлай күрсәтелә дип хәбәр итә.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое