20 апрельдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара күргәзмәне тәкъдир итү була.
Экспозицияне БДБ рәссамнары һөнәр берлегенең Казан бүлеге әзерләгән.
2026 ел Россиядә халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, һәм бу җәһәттән Казан илдә ислам дөньясының башкаласы буларак аерым урын алып тора. Шул ук елда иҗаты татар әдәбиятын үстерүдә мөһим этап булган һәм дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргән шагыйрь Тукайның юбилее билгеләп үтелә
Казан бүлеге рәссамнары шагыйрь юбилеена 2025 елның апрелендә старт алган пленэрны багышладылар. Ул Татарстан, Идел буе һәм Казанны колачлады. Бу эшнең нәтиҗәсе күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк әсәрләр сериясе булды. Аларның һәрберсе Тукай шигъриятеннән юллар белән үрелеп бара.
чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев