31 гыйнвар көнне Милли китапханәдә «Кытыклы-мытыклы» күргәзмә-инсталляциясенең соңгы көнендә – аудиоперформанс булды, анда dj Shura Lee чыгыш ясады һәм шул рәвешле күргәзмәне төгәлләде.
Ике ай дәвамында китапханә кунаклары Шүрәленең 12 образы белән таныша алды. Күргәзмә ябылыр алдыннан унөченче Шүрәле пәйда булды: ул кәгазьдә сурәтләнгәне түгел, ә Шүрәленең тавышы. Урман хуҗасының тавышын электрон музыка, этник мотивлар һәм цифрлы фольклорны берләштереп, диджей һәм продюсер Shura Lee махсус аудиоперформанс итеп тәкъдим итте.
Shura Lee – мифик проект. Фәлсәфәсе фольклор образларын заманча электрон музыка призмасы аша яңадан аңлауга корылган мөгезле битлек кигән персонаж. Максаты – треклар уйнау гына түгел,ә мегаполис ритмнарында җанлана торган борынгы, онытылган диярлек тарихлар мохитен булдыру.
Проектны булдыручы аны «андеграунд хобби» дип саный, бу аңа бербөтен эстетика төзергә комачауламый. Shura Lee планнарында – автор материалын үстерү һәм үз чыгышларына этник инструментларның җанлы яңгырашын интеграцияләү.
Әлегә персонаж серлелек саклый, игътибарны музыкага һәм ул тудырган дөньяларга юнәлтүне өстен күрә. Китапханәдә шимбә булган перформанс – Shura Lee турындагы мифның беренче бүлеге генә.
Нет комментариев