«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Урам» спорт комплексында әйдаманнар мәктәбенә старт бирелде

Татарстанда республика әйдамнаннар мәктәбе эшли башлаган. Аны «Җәй» республика үзәге һәм беренчеләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештыра.

Ачылу тантанасы «Урам» спорт комплексында мәртәбәле кунаклар һәм катнашучылар катнашында узган. Чарага якынча 150 кеше җыелган, онлайн-форматта тоташу мөмкинлеге бар иде.
 
Мәктәпне ачып һәм катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров:

«Республика әйдаманнар мәктәбен эшләтеп җибәрү – балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү системасын үстерүдә зур адым. Укыту программасында без теоретик-норматив базаны, төп тәрбия һәм идеологик, педагогика һәм психология өлкәсендәге белемнәрне берләштердек. Мондый мәктәпләр уздыру сәламәтләндерү һәм ял итү өлкәсен яңа квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә булыша һәм бер үк вакытта яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.»

Катнашучылар үзләре дә әйдаманнар мәктәбенә зур кызыксыну күрсәтә – 700дән артык кеше, нигездә татарстанлылар, шулай ук Россиянең башка төбәкләре вәкилләре, укырга гариза биргән. Булачак әйдаманнарның яше 18 дән 55 яшькә кадәр.
 
Ике ай дәвамында республика әйдаманнар мәктәбендә укучылар теоретик базаны һәм тиешле практик күнекмәләрне үзләштерәчәкләр. Курс тәмамлангач, алар дәүләт үрнәгендәге сертификатлар алачаклар һәм Татарстанның балалар лагерьларына эшкә урнаша алачаклар.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое