Россиядә узган елдан «Гаилә» милли проекты кысаларында эшли башлаган «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы эшли.
Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул авыл торак пунктларына, шәһәр тибындагы поселокларга яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә килүче мәдәният өлкәсе белгечләренә 1 млн сум күләмендә акча түләүне күздә тота.
15 апрельдә программада катнашучыларны сайлап алу буенча икенче конкурс башлана. Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова туры эфир барышында программада кемнәр катнаша алуы, гаризалар бирүнең нинди сроклары булуы һәм тәртибе турында сөйләячәк.
Трансляция 31 мартта 17:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «ВКонтакте»дагы битендә узачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев