2025 ел ИДЕЛ яшьләр журналы өчен яңа форматларны «татып карау» елы булды. Сезне дә бу ел нәтиҗәләре буенча сәяхәткә чакырам, киттек!
Метродагы «тусовка» һәм хатын-кыз энергиясе тулы клип
2025 ел башында ук ИДЕЛ журналы 2 клип чыгарды, алар – ИДЕЛ, Malsi Music, БӘБ, Al Su — «Яшьлек» һәм ИДЕЛ, БӘБ – «12 кыз».

«Яшьлек» җыры идеясе узган җәйдә туды. Сэмпллар белән эшләргә яраткан дустыбыз Malsi Music «Яшьлек» метро станциясе игъланын яздырып алып, хаус трек яздырды. Ә сонграйтер БӘБ (Зөләйха Камалова) һәм Al Su аңа Габдрахман Әпсәләмовның яшьлек турындагы метафорик юлларын өстәп, үзгә яңгыраш өстәде.
Клипнның үзендә дә яшьлек, вакыт узуы, аныңкадере турындагы фикерне кызыл җеп итеп суздык: ике төрле чорны берләштердек. Шуңа бу иҗат җимеше бүгенге көн яшьләренә дә, олырак буенга да кызыклы һәм әз генә «триггерлы» да.

«Без, без, без идек, без унике кыз идек…» халык уены һәркемгә таныш. Ә без ул «12 кыз»ны җыр иттек! Зөләйха Камалова аңа тагын юллар өстәде. Шаян текст эченә вакыт, галәм, кешенең шул галәм киңлегендә бер бөртек кенә булып калуы турындагы фәлсәфи мәгънә ятты. Заманча татар зәвыгы һәм хатын-кыз энергиясе тулы клипны карап, җырны тыңлап илһамланыгыз!
«ЯШЬЛЕККӘ» кайт

10 февраль MOÑ театр мәйданчыгында «ЯШЬЛЕККӘ» дип исемләнгән җырлы-биюле кичәдә ИДЕЛ яшьләр журналының медиа лабораториясе бер ел дәвамында эшләгән проектларга йомгак ясадык. Бу кичә – командабызның зур нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмыйча, кызыклы тапшырулар, чаралар әзерләп һәрдаим иҗатта кайнап, үз эшеннән ләззәт алуы турында булды.
VK Festта ИДЕЛ сәхнәсе

Июнь ае журналыбыз редакциясе өчен рәхәт ыгы-зыгы белән узды. 29 июнь көнне ИДЕЛ VK Fest кысаларында үз мәйданчыгын – татар сәхнәсен тәкъдим итте! Редакциябез масштаблы фестиваль өчен локаль артистларны берләштергән сәхнә, милли бию буенча остаханәләр, арт-интерактивлар һәм хәтта Блогерлар Сабантуе әзерләде. Безнең сәхнәдә Нурминский, GAUGA, Марат Яруллин, Хижина Музыканта, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi Music, Al Su һәм Elina чыгыш ясады. Милли мотивлар фестиваль кунакларын битараф калдырмады. Бу фестиваль безнең күңелгә мәңге кереп калачак.
Сүзләр – шәһәр пульсы

Сентябрьдә «Минем шәһәр» шигъри-музыкаль кичәсе узды. Камал театрының яңа бинасы амфитеатрында «Алло, илһам» лабораториясе шагыйрьләре, әйтерсең лә, шәһәр серләрен, тарихларны күп еллар саклап килеп, бу кичәдә һәр образны жанландырып сурәтләделәр. Бу чарада яңгыраган шигырьләрне монда укып, илһамланып ал.
Формат – вертикаль

Быел «Дөрес сөйләш» проекты кысаларында, исеменнән аңлашылганча, татар телендә дөрес өйрәтә торган 5 видео тәкъдим ителде. Вертикаль форматтагы кыска видеолар моның белән генә төгәлләнми. ИДЕЛдә практика узачы тудентларның «Ни, хәят?» медиапроекты үз эшен башлап җибәрде. Алар үз күлегеннән шәһәрдә узган кызыклы чаралардан гадәти булмаган репортажлар төшереп кайталар. Ә иң мөһиме – бу студентларга чын профессиональ тәҗрибә һәм журналистика дөньясына яхшы адым булып тора. Аларга иҗади уңышлар телибез!
Җиңел акчаның авыр бәясе

Җәй көне «ЦЕНА ЛЕГКИХ ДЕНЕГ» документаль фильмы төшерелде һәм көз көне тәкъдим ителде. «Идель» журналы редакциясе Гамово авылындагы колониядә утыручы дүрт егет белән очрашты. Аларның сүзләрендә – үкенеч кенә түгел, ә җимерелгән хыяллар, югалган ирек. Ә безнең өчен – кисәтү, бер ялгыш адымның бәясен ачыклый торган хикәя. Бу фильм – гади репортаж гына түгел. Ул уйланырга, дөрес юлны сайларга чакыра.
«ШӘП ПРОДАКШН»да татар контентына яңа юл ачтык

Сентябрь аенда яшь блогерлар өчен «ШӘП ПРОДАКШН» татар телендә сыйфатлы контент үстерү проектының 2 сезоны башланып китте. Ә декабрь аенда зурлап «ШӘП ТАНТАНА»да йомгак ясадык, нәтиҗәдә 9 яңа блогер финалга барып җитте! Проект кысаларында беренче тапкыр Татарстанның танылган блогерлары арасында тавыш бирү башлап җибәргән идек. Барысы турында да тулырак бу язмадан укы.
2025 ел ИДЕЛ журналы өчен уңышлы, истә кала торган тарихи вакыйгалар белән тулы һәм нәтиҗәле булды. Музыкаль клиплардан алып документаль фильмнарга, заманча милли фестивальләрдән яшь сәләтләрне үстерү проектларына кадәр – барлык эшләр дә татар яшьләрен берләштерү, аларның иҗади һәм профессиональ үсешенә ярдәм итү һәм телне яңача популярлаштыруга юнәлде. Киләсе елга да хыял-максатларыбыз зурдан! Яңа 2026 елда күрешкәнче!
Нет комментариев