7 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында студентлар арасында үткәрелгән «Яз гүзәле» конкурсының финал этабы узды.
Әлеге конкурс быел 17 нче тапкыр уздырыла. Алып баручылар әйтеп үткәнчә, «Яз гүзәле»нең масштабы елдан-ел үсә бара – ел саен үтә торган әлеге проект матур бер традициягә әверелде. Әлеге мәдәни-агарту проекты КГЭУның ректоры Эдвард Абдуллаҗанов тарафыннан 2016 елдан ВУЗара, ә 2023 елдан төбәкара дәрәҗәсенә ия булды.
Төрле яклардан килгән 300 гариза арасыннан соңгы этапка 30 кыз сайланып алынган. Конкурс географиясе чыннан да киң иде, биредә Пенза, Владимир, Мәскәү, Свердловск, Ярославль өлкәләреннән, Чувашия, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Луганск республикаларыннан, Приморье җиреннән килгән кунаклар бар иде.
Алар төрле сынаулар аша үтеп, үзләренең сәләтләрен югары дәрәҗәдә тәкъдим итә алдылар. Биремнәр һәм кызыклы мастер-класслар кызларның ашарга пешерү осталыгы, мәдәният, әдәбият, тел өлкәләрендә белемнәре һ.б. сыйфатларын ачу өчен юнәлтелгән иде. Проект дәвамында катнашучылар татар дөньясында кайнаган күпкырлы шәхесләр белән танышу һәм эшләп карау, шәһәребездә төрле экскурсияләрдә дә булу мөмкинлеге ачылды.
Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов: «Проектның милли күзлектән әһәмиятен билгеләп үтәсем килә, чөнки биредә сөендерә һәм сокландыра торган кызларыбыз һәм аларның чыгышы, тотышы, эчке халәте аша без халкыбызның рухи көзгесен, милли тормыш эчтәлегебезне күрәбез. Әлеге кызлар үзләренең булдыклылыгы белән телне, милли традицияләребезне һәм халкыбызны яратуын үзләренең чыгышлары аша белдерәчәкләр», – дип фикерләре белән бүлеште.
Конкурсның жюри составында «Татмедиа» җәмгыятенең пиар директоры Ләйсән Сафина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Хәйри, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша, блогер Илназ Габидуллин, халыкара конкурслары лауреаты Руслан Закиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева иде.
Концерт катнашучы кызлар һәм чакырылган кунаклар тарафыннан куелган төрле номерларга бай булды. Иң башта конкурсантлар һәм җырчы Татьяна Ефремова белән бергә «ик еракта идек без» җырын башкардылар.
Жюри әгъзалары 30 кыз арасыннан 10 супер-финалисткаларны сайлап алды. Алар: Ганиева Камилә, Сәмигуллина Айгөл, Нәҗипова Әдилә, Шәмсетдинова Шаһидә, Габитова Рания, Газетдинова Гөльяр, Гаянова Әминә, Сәлимгәрәева Камилә, Галимҗанова Әдилә, Нигмәтуллина Амелия.
Супер-финалисткалар үзләре арасында да ике биремдә көч сынаштылар, беренчесе – үзеңне тамашачы белән таныштырудан, ә икенчесе исә чыгыш әзерләп аны тәкъдим итүдән гыйбарәт иде.
Катнашучыларны олы сәхнәдә чыгыш ясарга курыкмаганнардыр дип уйлыйм, чөнки аларның гаиләләре, дуслары, төркемдәшләре – барысы да үзәләре ясаган матур, төсле плакатлар тотып, үз якташлары һәм иптәшләре өчен җан атып тордылар.
Ә жюри нәтиҗәләрне барлаган вакытта Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина үзенең хитлары белән тамашачыны сөендерде. Ахыргы өлешендә жюри катнашучыларны төрле номинацияләрдә бүләкләде, ә җиңүче исеменә итеп Байлар Сабасыннан Әдилә Галимҗанова ия булды. Быелгы «Яз гүзәле» алтын калфак һәм хәситә белән бүләкләнде.
Илүзә Минһаҗева
Нет комментариев