9 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Нейротатар» фестивале узачак.
Чараның яшьләр өчен әһәмияте һәм файдасы турында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Бу хакта Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов тулырак сөйләде:
– Без 2026 елның 1 сентябреннән яңа программа ачып җибәрергә булдык. Барыбыз да күрәбез, аңлыйбыз – Ясалма Фәһем безнең тормышыбызга көн саен тирәнрәк үтеп керә бара. Без, фән дөньясы белән бәйле булсынмы ул, я булмаса медиа өлкә белән, һичшиксез, бу юнәлештә адым ясарга кирәк, дип санадык.
Әлеге программа ул – магистратура программасы, без аны әлегә хәтле бакалаврлар әзерләгән программа дәвамы буларак та күз алдына китерәбез. Бүгенге көндә федераль бюджеттан 20 урын каралган, моннан тыш, 4 урынга өстәмә түләүле укучылар алу мөмкинлеге бар. Кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана. Без әлеге программага укучылар буларак үзебезнең филология яки педагогик белем бирү юнәлешендә укыган чыгарылыш студентларыннан тыш, төрле югары уку йортларында татар телен, төрки телләрне әйбәт белгән, киләчәктә үзләрен медиа сфера белән бәйләргә теләгән яшьләрне дә күрәбез.

«ТАТМЕДИА» АҖ медиа директоры Алсу Исмәгыйлева Ясалма Фәһем актуальлеген ассызыклады:
– Үсешкә омтылган һәр өлкә өчен яшьләрне бу өлкәгә җәлеп итү бик мөһимдер, шуңа күрә без дә «ТАТМЕДИА» басмалары, электрон басмалары яшь кадрларны җәлеп итү белән кызыксынабыз. «ТАТМЕДИА»да нейрочелтәр белән эшләү тәҗрибәсе тупланган, һәр редакциядә аның белән шөгыльләнүче бар диярлек. Магистрантларны үз редакцияләребезгә, шушы уку юнәлешенә адым ясауга ук, көтеп калабыз. Бүгенге көндә медиа ул – һәр өлкәдә. Бу юнәлештә белем алган яшьләр, нинди генә өлкәдә эшләсәләр дә, алар бу технологияне куллана алачак. Хәзер алга киткән шәхси бренд юнәлеше бар, алар үз белемнәрен куллана алачак. Гомумән, ул киңкырлы белем биреп чыгара торган өлкә булачак.

«Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова «Нейротатар» фестиваленең программасы белән таныштырды:
– Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА»да, гомумән, Татарстан матбугат чараларында Ясалма Фәһемсез эшләгән редакцияләр юктыр. Хәтта район газеталарында да 50-60 яшьлек абый-апалар да Ясалма Фәһемне куллана, өйрәнә. Бу чыннан да безнең киләчәк дип әйтә алабыз. Әлеге фестивальнең барлык спикерлары да безнең «ТАТМЕДИА» редакцияләрендә эшләүче һәм нәкъ менә үз эшчәнлегендә Ясалма Фәһемне практик яктан кулланучы шәхесләр, күбесе, әлбәттә, яшьләр.

ФЕСТИВАЛЬ ПРОГРАММАСЫ
14:00 «Нейротатар» фестивале ачылышы
14:10 «Ясалма фәһем - татар журналистикасының киләчәге». Данил Садыйков, «АиФ –Поволжье» сайты редакторы
14:30 «Социаль челтәрләрдә нейровизуал». Ильяс Хаҗиев, «Интертат» эл.газетасы корреспонденты
14:50 «Яшүсмер аудиторияне ИИ-рәсемнәр белән ничек куркытмаска?». Алинә Закирова, «Ялкын» журналы дизайнеры
15:10 «Нейронкада татарча җыр язабыз». Зөләйха Камалова, ИДЕЛ журналы креаторы
15:30 Заманча татар журналистикасы: яңа форматлар. Рәмзия Галимова, ИДЕЛ журналы баш мөхәррире
15:50 «Ясалма фәһем ярдәмендә татарча фильм эшләү». Айнур Җамалетдинов, «Интертат» эл.газетасы корреспонденты
16:10 Йомгаклау

«Идел» журналы креаторы Зөләйха Камалова «Нейротатар» фестиваленең өстенлеге турында сөйләде:
– Минемчә, бу гади фестиваль түгел, ул үзенә күрә әлеге темага җиңелчә кереп китү дә. Ясалма Фәһем – кешелекнең киләчәге, без интернетта күбрәк контент керткән саен һәм телебезне ачык иткән саен, ул киңлектә киләчәгебез булачак. Бу фестиваль – милләтне исән калдыру максатына таба бер адым. Без аны «Нейрофестиваль» дип атасак та, ул чынбарлыкта зур бер адым. Без аны яшьләр өчен кызыклы, бераз гына җиңелчә итәргә булдык. Һәр спикерга 20 минут биреләчәк һәм алар шул вакыт эчендә үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашачак, ә инде катнашучылар телефоннан нәрсәдер эшләп тә карый алачак.

фотолар: «Татар-информ», Рамил Гали
Нет комментариев