«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

«Татар теле – халкым теле» – татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен заманча үсеш мәйданчыгы»

«Татар теле – халкым теле» бәйгесенә гаризалар кабул итү кампаниясе 23 мартка кадәр озынатыйлды.

Татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен уздырылучы «Татар теле – халкым теле» масштаблы иҗади конкурс һәм семинарының икенче этабы старт алды. Әлеге чара татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теленең дәрәҗәсен, абруен күтәрүгә, татар яшьләрендә туган телебезгә карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, аларның татар телендә сөйләшүне үзләренең намус эше итеп кабул итүен тәрбияләү максатыннан оештырыла. 

«Сәләт берләшмәсе әлеге проектны программа һәм оештыру командасы белән тәэмин итәчәк, чараны оештыруга әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк, Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара», - диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Конкурсның темасы: «Төрле фәннәрне татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану».

«Чарада балалар һәм яшьләрне актив катнаштырып, мөгаллимнәребез яңа тәҗрибә туплап кайтып, яшь буынны яңа технологияләр ярдәмендә үз теленә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы, игътибарлы итеп тәрбияләү өчен ярдәм күрсәтү конкурсның төп үзенчәлеге дә», - диде «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова, конкурсның әһәмиятен билгеләп.

Икенче этап һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 10-12 апрель көннәрендә Чувашия Республикасы Батыр муниципаль районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. Бу урын очраклы гына сайланмаган: үзәк күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора.

Әлеге иҗади конкурс һәм семинар төрле районнарда һәм регионнарда яшәгән-эшләгән татар теле укытучыларының даими аралашып, тәҗрибә бүлешеп тору өчен уртак мәйданчык булдыру ягыннан аеруча әһәмиятле. Географик яктан татар авыллары, мәктәпләр бер-берсеннән ерак урнашкан булмасалар да, алар төрле районнарга, хәтта төрле републикаларга, өлкәләргә караган булу сәбәпле, татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучылар очрашып күрешү, үзара аралашү, тәҗрибә бүлешү өчен шәп мөмкинлек булачак. Укытучылар әлеге чарага әзерләнү чорында да, «Сәләт-Батыр»да узачак иҗади конкурс һәм семинарга әзерләнү вакытында да, бүгенге көндә бик актуаль булган заманча технологияләр, ясалма фәһем кулланып эшләү ысулларын үзләштерәчәк, бу өлкәдә консультатив ярдәм алырлык контактлар булдырачак. 

Бәйге турында тулырак «Татар теле – халкым теле» официаль сайтында укыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое