Чәлперәмә килеп ватылудан бер адымда тору сыман бу: син тулы альбом буе менә-менә ватылам, менә-менә шартлыйм, чәчрим халәтен кичерәсең.
Ваемсыз, азат рухлы башланган, талгын «Егет» җыры да ахыр чиктә сине упкын каршына китереп бастыра. Һәм һәр җыр белән шулай. Еш-еш тын алып, бәргәләнеп, үзеңнең һәм дөнья гамен берьюлы кичерергә мәҗбүр итә ул XXI гасырдагы тәүге татар телле винил альбом.
«Alisa» альбомы шаблоннардан азат һәм аның ватылуы да бәллүрлегеннән түгел, ә ияләшенгән форматларга сыеша алмавыннан.
Бу язма белән без әлеге кабатланмас иҗатны һәм аның тормышка ашу юлларын журналыбызда теркәп калдырырга булдык. Алга таба альбом турында төркем солисты Оскар Юнысов сөйләр һәм аерым урыннарда «Alisa»ның чынга ашуына өлеш керткән кешеләргә сүз бирер.

Оскар Юнысов: «Ул безнең иң җитди альбомыбыз»
Винил чыгару теләге күптән бар иде. Ул кыйммәтле һәм кадерле әйбер, үз музыкаңның андый формада да була алуын белү рәхәт. Моны иртәрәк тормышка ашыра алган булсак, эшләр идек. Һәр нәрсәнең үз вакыты, «Alisa»га винилдагы тәүге альбом булырга язгандыр, күрәсең. Өстәвенә, башкалары белән чагыштырганда, ул безнең иң җитди альбомыбыз.
Соңгы елларда винилның популярлыгы арта. Ул матур, аның үз мохите, романтикасы бар. Ул ниндидер йола сыман. Винил тыңлар өчен, сиңа әзерләнергә, билгеле бер кәефтә булырга кирәк – музыканы цифрлы форматта тыңлаудан шул ягы белән аерыла. Мин айдагы 30 көннең бары 3-5 көнендә генә өйдә булам, калган вакытта мин я өйдә түгел, я соң кайтам. Шуңа үзем винилны сирәк тыңлыйм. Әмма безнең пластинканы алган кешеләрдән күп җылы сүзләр ишеттек – музыкадан тыш аларга пластинканың бизәлеше, төсләр ошаган.
Җәй-көз айларында тагын бер альбомны винилда чыгарырга телибез, һәм, бәлки, ул «Kamfit» булыр.
Без краудфандингны МТС платформасында тормышка ашырдык һәм бик уңдык. Уртак танышларыбыз безгә проект ачып җибәрергә тәкъдим итте. Шартлар һәм команда бик уңайлы иде, алар белән эш җиңел барды. Әмма бар платформада да алай түгел дип беләм. Без акча җыюны ике тапкыр оештырып карадык. Беренчесендә кирәкле сумманың яртысы гына җыелды, ул безгә альбом яздырырга һәм чыгарырга гына җитте. Бер елдан соң яңадан краудфандинг ачтык – анысын инде махсус винил чыгару максатыннан. Барысы да яхшы килеп чыкты, моның өчен безгә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт.
Краудфандингта 50 меңлек «Меценат» лоты бар иде. Барлыгы 6 кеше меценат булды, ул лотны ике тапкыр алып, 100 мең җибәрүче кеше дә булды. Аларның исемнәре пластинкада урын алды. Мине ул кешеләрнең әлеге эшкә үз өлешләрен кертүләре бик сөендерә, шундый битараф булмаганнар ярдәме белән тормышка ашты бу винил. 100 меңлек «Исемле җыр» лоты бар иде, аны беренче көннәрдә үк алдылар – шулай «Таңсылу» җыры барлыкка килде.
Әмир Шәрәфетдинов, альбом меценаты: «Бюджеттан гына ярдәм көтеп ятып булмый»
Егетләрнең яңа альбом әзерләгәннәрен белгәч, Оскар: «Винилда чыгарырга планнарыбыз бар, карудфандингта акча жыябыз», – дигәч, бераз булса да ярдәм итәргә булдым. Мин үзем винилда музыка тыңларга яратам, шуңа аларның бу планнарына бик сөендем. Gauga пластинкасы, һичшиксез, минем коллекциядә иң кадерлесе һәм иң матуры да! Төркемнең башка альбомнары да, ә бәлки, популяр җырларыннан тупланган рәвештә булса да винилда дөнья күрер дип өметләнәм.
Мин рок, аеруча инди-рок жанрын яратып тыңлыйм. Gauga иҗаты белән танышканчы, бу жанр татар теленә килешеп бетми кебек тоела иде. Ләкин аларны тәүге кат ишеткәч, «татар телендәге рок та камил һәм үзенчәлекле яңгырый ала икән бит» дигән фикергә килдем. Бу минем өчен зур ачыш иде, шуңа да алар минем өчен бик кадерле.
Мәдәниятебезне үстерәсебез килә икән, бюджеттан гына ярдәм көтеп ятып булмый. Хәзерге көндә милли тематика ил күләмендә үсеш ала. Бу яңа иҗатчылар, йолдызларга зур мөмкинлекләр бирә, аудитория санын арттыра.
Безнең арабызда талантлы шәхесләр бик күп, кайчак аларга үсеп китәр өчен кечкенә генә ярдәм дә җитә. Шул ук вакытта иҗатчылар үз проектларын дөрес планлаштырып, тартып торырлык итеп «төреп» бирергә тиеш. Чөнки ярдәм күрсәтергә теләүче меценатлар аз түгел ул, ләкин алар үз күңелләренә ятканын тапмаска мөмкин яки кайчак проектлар җитди әзерләнмәгән була.
Оскар Юнысов:
Рәссам Гүзәл Закирова белән мин күптәннән таныш идем инде, булдыра алганча аның ниләр эшләвен, яңа картиналарын күзәтеп бардым. Бервакыт ул уйгыр башкаручысына тышлык ясады. Аны күргәч, мин киләчәктә Гүзәл белән эшләргә кирәк дигән карарга килдем. Альбом белән эшли башлагач, җырлар әле каралама вариантта гына булганда, мин Гүзәлгә шалтыраттым, бәхетебезгә, ул безнең белән эшләргә ризалашты. Мин аңа бернинди төгәл тәкъдим-киңәшләр әйтмәдем:
«Син – рәссам. Мин сиңа басым ясарга теләмим, ничек тоясың, шулай эшләвеңне телим», – дидем.
Җырларның каралама вариантларын җибәрдем һәм альбом әзерләнеп беткәндә, тышлык та әзер иде. Безгә ул картинаның оригиналын күрергә насыйп булырмы икән?..
.jpg)
Гүзәл Закирова, «Alisa» альбомының тышлык авторы:
«Ул бик зирәк һәм кайгыртучан»
2023 елда Оскар альбомга тышлык ясарга тәкъдим иткәч, мин башта бик аптырадым. Мин Оскарны җырчы-башкаручы буларак, лирик, мәхәббәт турында җырларыннан белә идем, «Алиса» сүзен ишеткәч, бу альбом да шундый булыр дип күз алдына китердем. Без «Алиса» дигәч, әкият, тылсымлы мохит күз алдына китерәбез. Әмма Оскар миңа җырларның демоверсияләрен җибәргәч, мин аларны тыңлап шаккаттым. Бу мин уйлаганнан башка төрле альбом булып чыкты – бик көчле һәм башка альбомнарга бөтенләй охшамаган.
Иң беренче чиратта миңа хатын-кыз образы килде. Конкрет уйлый башлагач, стереотиплы татар хатын-кыз образының бу альбом, андагы текстларны «күтәрә» алмаячагын аңладым. Мин шулай ук ана, хәтта олы яшьтәге хатын-кыз образын да күз алдына китердем. Шулай өлкән яшьтәге Алиса образы туды. Әлбәттә, аның йөзе яшь һәм мөлаем күренә, әмма аның киеме аша мин аның яшен күрсәтергә теләдем. Ул бар нәрсәне күзәтә, аңлый, әмма нидер үзгәртә алмый. Ул бик зирәк һәм кайгыртучан. Алисаның костюмын уйлаганда, минем стереотиплы, барыбызга да таныш атрибутлар кулланасым килмәде, тирәнрәк уйларга тырыштым. Эзләнә торгач, үземә ошаган сурәтләр таптым. Башына бүрек кигән хатын-кыз сурәтләренә юлыктым, мин ул фотолардагы татар хатынкызларының кайсы төбәккә караганын белмим, миңа аларның ак яулык өстеннән бүрек киюләре ошады. Алар миңа шундый нәфис һәм көчле булып күренде. Шул сурәтләр белән илһамланып үземнекен ясадым. Алиса – Gauga төркеме берничә ел дәвамында тудырган тылсымлы дөньяга ияртүче юлдаш, җан. Аңа таянырга була.
Бу образга мин бик озак килдем. Текстлар белән, милли киемнәр, бизәнү әйберләрне өйрәнүгә күп вакытымны багышладым. Әмма бар эзләнүләремне тәмамлагач, рәсем бик тиз ясалды. Мин аны үз иҗатыма хас кызыл төс белән иҗат иттем, ул үзенә күрә көч чагылышы булып тора. Альбомда иң яраткан җыр – «Алиса», әмма соңгы арада мин «Хушлашу» җырын еш тыңлыйм, ул минем эчке халәтемә таман.
Оскар Юнысов:
Бу альбомны башкаларыннан кеше язмышлары, гамәлләре турында тирән борчулар аерып тора. Анда гаделсезлек, намус һәм кешелеклелекне югалту турында бәргәләнүләр дә бар. Үзендә бер тамчы кан йөрткән альбом бу. Ул киеренке, кискен, үзен дә, башкаларны да жәлләми. Көчле кичерешләр һәм газап җыр формасын алып, бер альбомга тупланды, ә бер тупламда алардагы буяулар тагын да тирәнрәк кичерелә.
Иң күп вакыт һәм игътибарыбызны «Йөк» җырына багышладык, чөнки ул күп өлешләрдән тора, аларны әле дөрес итеп бәйләргә дә кирәк иде.
Башта альбомдагы иң көчле җыр «Алиса» кебек иде, аннары альбомга тотыныр алдыннан гына «Корым» җыры барлыкка килде. Шулай минем шәхси пъедесталда ике җыр урнашты. Алар икесе дә трагик рухлы.
Һәр альбомда җырлар уйланылган тәртипкә туплана. Бу процесс җиңел түгел һәм шактый вакытны ала. Мин бу турыда уйларны үз эчемдә айлар, кайчак ел буе йөртәм. Җырлар иҗат ителгәндә, аннары яздырылганда да гел шуны уйлап йөрисең – кайсы җыр кайсыннан соң килергә тиеш? Җырларны яздырып бетергәч, без егетләр белән бу турыда тагын бер фикерләштек. Минемчә, хәзер сез күргән вариант – иң яхшысы. Әмма ул вариантка килү бик авыр иде.
Тимур Милюков, альбомның саунд-дизайнеры:
«Alisa»дан соң, бәлки, җиңелрәк һәм яктырак альбом булыр»
Бу альбомда без беренче тапкыр уртак концепциядән чыгып эш иттек. Альбом бик караңгы, депрессив, трагик килеп чыкты. Аны без үзебез теләп караңгы иттек, әмма ахыр чиктә барлыкка килгән тирәнлек – мөгаен, төркемдәге иҗат тылсымы нәтиҗәседер. Мин башка мондый ук шомлы альбом белмим.
Альбомда минем өч яраткан җырым бар – «Йөк», «Боз» һәм «Кемне сөя». Бөтен җырлар да ошый үзе, әмма бу өчесе яхшырак килеп чыкты сыман. Эш процессында «Пычак» иң авыр җыр булды, без студиядә бик озак вакыт беренче өлеш белән икенчесен бәйли алмыйча тилмердек. «Сандугач» җырында куплетларны эшләве авыр булды – күңелсез чыкмасын дип тырыштык. «Егет» җырында аеруча күп бәхәсләштек – анда юл азагында бер момент бар, без шул урында бас нинди нотада булырга тиеш икәнен тәки хәл итә алмадык.
Уртак иҗат бәхәсләрсез булмый. Төркемдә бәхәсләр булмаса, бу аларның иҗатына карата зур сораулар уята. Конфликтларсыз эш иҗатчыларның үз эшенә кирәк кадәр җитди карамауларын, тырышмауларын аңлатырга мөмкин.
Бик шәп һәм файдалы альбом килеп чыкты сыман. Кешеләрнең хоррорлар каравы һәм парашюттан сикерүенең сәбәбе – куркырга ярату түгел, ә исән калу халәтен тоярга теләү. «Alisa»дан соң, бәлки, җиңелрәк һәм яктырак альбом булыр, әмма бу төгәл түгел.
Оскар Юнысов:
Беребезгә дә, хәтта минем үземә дә ахыр чиктә альбомның ни рәвешле килеп чыгачагы төгәл билгеле түгел. Ул җиңелчә рок-поп булырга, яки агрессив юнәлеш алырга мөмкин. Ул гына да түгел: мин яңадан нидер иҗат итәчәкбез дип тә кистереп әйтә алмыйм. Күрүегезчә, без инде елдан артык яңа әйбер иҗат итмәдек, хәтта планлаштырмадык да. Вакыт күрсәтер.

фотолар: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев