Диләрә белән Горький урамында урнашкан бинада актык спектакль күрсәтелгән көнне очраштык. Әңгәмә алдыннан ул миңа бераз сәхнә артын да күрсәтте. Бу язмада без Тинчурин театры актрисасы Диләрә Фәттахова белән танышырбыз.
Театрның күпчелек реквизитлары инде яңа бинага күчерелгән иде. Сәхнә арты, гримёрка бушап калса да, театрда сагыш катыш сөенеч сизелә. Шуңа бәйле әңгәмәбез дә үзеннән-үзе Диләрәнең театрга килгән көнен искә төшерүдән башланды. Героем бина белән хушлашканда да шул көнен искә алган икән. Безнең әңгәмә ун ел элеккеге вакыйгаларга тоташты... Аларның диплом спектакленә Рәшид Заһидуллин килгән. Спектакль тәмамлангач, училище җитәкчелеге Диләрәне үзенә дәшеп, аны Тинчурин театрына чакыруларын әйтә. Ул вакытта театр коллективы ялга китә торган була. Труппа мөдире: «Августта хәбәргә чыгабыз», – дип әйтеп тә куя. Июнь үтә, июль... Август җитә. Диләрә хәбәр көтә...
«Август ахырында шәһәр көненә багышланган спектакльдә роль бирделәр. Килгән көнемнән бүгенгә кадәр төгәл әйтә алам: коллективыбыз бик дус. Һөнәребез шундый – бер-береңә күңел белән якын булырга кирәк, каршылыклар булса, эшләп булмый. Мин барысы белән дә җылы мөнәсәбәттә, бу бинаны бик яратам. Бу – минем беренче эш урыным. Беренче роль алу, репетицияләр, спектакль, тамашачы белән күрешү, беренче алкышлар – барысы да шушы бинага бәйле. Монда эшләгән һәм бүгенге көндә мәрхүм булган артистларыбыз бар, соңгы спектакльләрне куйганда алар күз алдыма килде, бергә эшләгән вакытларны искә төшердем. Алар белән бәйле хатирәләр, аларның хезмәте – барысы да шушы бинаның диварларына сеңгән. Шушы уйлардан моңсу булып китә. Нәрсә белән булса да хушлашу гел авыр. Икенче яктан, мин моны тагын да зуррак мөмкинлек дип кабул итәм. Бу бинабызның да, язмышы, киләчәге бәхетле булсын. Кадерләп, яратып торучы кулларга эләксен иде. Безнең күчүебез дә хәерле булсын. Нинди генә өлкәне алсак та, үзгәрешләр – үсеш ноктасы була ала бит».
«МИН КЫЮ ДА, КУРКАК ТА ТҮГЕЛ»
Диләрә – гаиләсендә иҗат өлкәсен сайлаган беренче кеше. Әти-әнисе дә моны хуплый, аның булдыра алачагына ышаналар. Ул 11 нче сыйныфка барырга теләсә дә, мәктәпне 9 еллыкка калдыру сәбәпле, 10 нчы сыйныфтан китәргә мәҗбүр була. Әмма Диләрә фикеренчә, ул вакытта мәктәп 9 еллыкка калмаган булса да, ул барыбер иҗат юлыннан киткән булыр иде.
Укытучы булырмын дип уйламаса да, Диләрә бу һөнәргә тартыла. Хәзер балалар белән эшләвендә дә чагыла ул. Мәдәният институтына да укытучы булырга чакырганнар үзен, «Балалар укыту өлкәсендә үземнең кирәклегемне тоям», – ди ул моның турында. Болардан тыш, Диләрә югары белемле журналист та әле. Әлеге юнәлеш буенча укырга кергәндә, ул инде театрда эшли башлаган була, тик үзенә укуны дәвам итүне максат итеп куя.
«Журналистикада укыганда ук аның икенче шөгылем булачагын белеп укыдым. Нәрсәне дә булса язу өчен бик күп белергә кирәк бит. Мине бу һөнәрнең тирән фикерләргә өйрәтүе кызыктырды. Өметләремне аклады, күп белем һәм тәҗрибә тупладым. Ул вакытта ук инде театрның төп эш урыным булачагын аңлый идем. Тик шулай да мин журналистикада алган белемнәремне тормышымда кулланам. Мисал өчен, балалар белән эшләгәндә, сценарийлар язганда журналистиканың кирәге чыга».
Ул тыштан геройлары кебек хисле булып күренсә дә, тормышта аларга бер дә охшамаган. Диләрә үзе турында: «Мин кыю да, куркак та түгел», – ди. Үзенә үҗәтлек җитми дип саный ул, үҗәтлекнең артист һөнәрендә бик кирәк икәнен әйтә.
«Соңгы елларда рольләрем күп түгел. Кайбер спектакльләр репертуардан төшеп тә калды. Яңа чыкканнары арасында «шәп ролем» дип атарлыгы юк, танылу алып килгән роль дә әлегә юк дип уйлыйм. Шунысы кызыклы, миңа туры килми дип уйнаган рольләр нәтиҗәдә уңышлырак та булып чыга әле. Төрле вакыт була инде, без, ртистлар – эмоциональ халык. Үзеңнеке кебек тоелмаган рольләрне дә уйный-уйный ярата башлыйсың, аның белән туганлашасың».
Венгриядән кайткан режиссёр Сәрдәр Таһировский сәхнәләштергән «Ядәч! Исемдә!» спектаклен искә төшердек. Диләрә әлеге спектакльдәге Даша ролен башкаларыннан аерылып тора, ди. Режиссёрның башка алымнар белән эшләвен, ул спектакльгә кадәр андый рольләр уйнаганы булмавын һәм образының эмоциональ яктан үзгә булуын билгеләде.

«ГРИМ БҮЛМӘСЕНДӘ ӨЛКӘН АРТИСТЛАРНЫ ТЫҢЛАП УТЫРУ – МИНЕМ ХОББИ»
«Мин театрны ихлас яратам. Матур чагылышларында гына түгел – ничек бар, шулай. Иҗат кешеләре бик төрле ул. Грим бүлмәсендә өлкән артистларны тыңлап утыру – минем хобби дияргә була, бәлки, ул минем журналист ягымның чагылышыдыр. Артистларның театр турында хатирәләрен барлаулары туганнарча рәхәт мохит тудыра. Күмәк күренешләр булган спектакльләрне, гримёркада кеше күп вакытларны аеруча яратам, чөнки өлкән артистлар белән сөйләшү минем күңелемне күтәрә. Озак күрми торсам, сагынам мин аларны. Үзем спектакльдә уйнамаган көннәрдә репетициядән соң кайтып китсәм дә була бит, ә минем китәсем килми, алар белән бергә буласым килә».
Актёрлык осталыгында һәм иҗат юлында зур урын алып торучы шәхесләр дип Диләрә остазы Илдар Хәйруллинны һәм үзен эшкә алган режиссёр Рәшид Зәһидуллинны атады. Укытучысы һәм остазы Илдар Хәйруллин Диләрәгә уку барышында үзен актёр буларак төрле яктан өйрәнү мөмкинлеге биргән. Әңгәмәбез булган көнне Диләрә әле яңа режиссёр (сүз Тинчурин театры баш режиссёры Айдар Җаббаров турында. – Авт.) белән эшләп карамаган иде. Моңа да карамастан, ул хезмәттәшләренең күңелендә йөрткән рольләрен уйнавын, яңа яктан ачылуларын тели.
«Айдар Җаббаровның спектакльләрен булдыра алганча карап барам. Аның әсәрне дә, тамашачыны да нечкә тоемлау сәләте шаккаттыра. Артистларны да һәр спектакльдә яңа һәм үзгә яктан ачып, «тәмле» һәм истә калырлык образлар тудыруы аеруча сөендерә. Минемчә, татар театрының асылы да шунда, элек-электән безнең халык якты образлар карарга яраткан. Артистларны шундый рольләре аша истә калдырганнар да. Мәсәлән, «Әҗәл» дигәч, күз алдына Равил Шәрәфиев килеп баса бит. Моны персонажларның үзенчәлеген тоеп ирешелгән уңыш дип саныйм».
«КЫЯФӘТЕМӘ ҺӘМ ТАБИГАТЕМӘ КАРШЫ БУЛГАН РОЛЬЛӘР УЙНЫЙСЫМ КИЛӘ»
Тышкы кыяфәт – артистның иң төп коралларының берсе. Диләрә моны оста файдалана. Әңгәмәдәшем белән образ тудыруның алыштыргысыз өлешләре: осталык, уйнау манерасы, органика, кыяфәт турында озаклап сөйләштек. Кайбер кешенең кыяфәтенә карап, усал дип әйтеп була бит. Диләрә дә үз кыяфәте турында: «Тискәре образга якын икәнен аңлыйм,кабул итәм», – ди. Тик гел шундый амплуадагы рольләр уйнау аны актриса буларак ачып бетерми дигән фикердә ул үзе.
«Минем башка характердагы, кыяфәтемә һәм табигатемә каршы булган рольләр уйныйсым килә. Үзем өчен дә эзләнү, яңа яктан күрсәтү булыр иде. Үземне сындырып, башка төрле рольләр эшлисем килә. Төрле режиссёр төрлечә күрә бит, һәрберсенең үзгә эш алымы. Театрда «типажлы актёр» дигән термин бар. Мин үземнең бу терминга туры килгәнемне беләм. Бу кайвакытта сөендерми дә, чөнки гел-гел бертөрле геройларны да уйныйсы килми, әзрәк күңелемә тия. Ләкин мин йөз-Кыяфәтнең исәпкә алынмый торган әйбер түгел икәнен аңлыйм. Без бит сәхнәгә чыгабыз, безнең кыяфәт үзенчәлекләре дә зур роль уйный».
Кыяфәте буенча аңа тамашачылардан да күп сораулар килә икән. Негатив төсмердә «нигә иренеңне шулкадәр кабарттың» дип җиткерүчеләр дә булгалаган. Һәркем үз тәненә үзе хуҗа дигән фикердә Диләрә. Шулай да, Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән шәхси үзенчәлекләргә каршы бару әйбәт әйбер түгел дип саный. Элегрәк андый сүзләрне йөрәгенә якын кабул итсә, хәзер җиңел карый, аңлап кабул итә башлаган.
«Мин гомумән еламыйм дияргә була: елга бер-ике тапкыр гына елыймдыр. Күңелемә гадәттә урамда яки паркта йөрү рәхәтлек бирә. Шулай бушанам, табигать мине нормаль халәткә кайтара. Мин интроверт, шуңа да үзем генә калудан рәхәтлек табам».

«Һәр артист, минемчә, күп рольләр һәм иҗатта кайнау турында хыяллана. Уйда һәм хыялда йөрткән рольләрем бихисап – бүгенге халәтем шундый».
Нет комментариев